news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан Истанбул, Симферополь һәм Сочига өстәмә авиарейслар ачыла

Яңа ел каникулларында шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербургка өстәмә авиарейслар оештырылачак.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел каникулларында Казаннан Истанбул, Санкт-Петербург, Симферополь, Сочи һәм Мәскәүгә өстәмә авиарейслар ачылачак. Бу хакта Татарстан башкаласы аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аерым алганда, 27 декабрьдә Истанбулга тагын бер чартер рейсы ачыла. Пассажирларга 189 кеше сыйдырышлы Boeing 737-800 очкычы хезмәт күрсәтәчәк.

Рейслар җомга көннәрендә 2020 елның 10 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. Әйтик, очкыч Казаннан 15.00 сәгатьтә кузгалып, 18.40 сәгатьтә Истанбул аэропортына төшеп утырачак. Истанбулдан исә 9.15 сәгатьтә кузгалып китеп, 12.55 сәгатьтә Татарстан башкаласында булачак.

Моннан тыш, 31 декабрьдә һәм 8 гыйнварда Санкт-Петербургка өстәмә авиарейслар ачыла. Очышлар 13.15 һәм 13.20 сәгатькә билгеләнгән. Төньяк башкалага шулай ук 28, 30 декабрьдә һәм 6 гыйнварда барып булачак. «Рейслар 21.40, 21.50 һәм 4.40 сәгатькә билгеләнгән», - диелә хәбәрдә.

Сочи, Симферополь һәм Мәскәүгә өстәмә авиарейслар 28 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр оештырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100