news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан Иннополиска автобуслар яңадан йөри башлады

6 февральдән автобуслар Иннополиска расписание буенча йөри башлады, моңа кадәр һава торышына бәйле рәвештә барлык рейслар да туктатылган иде.

Казаннан Иннополиска автобуслар яңадан йөри башлады
Ильнар Тухбатов

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Казаннан Иннополиска автобуслар яңадан йөри башлады, дип хәбәр ителә фәнни шәһәрнең Telegram-каналында.

6 февральдән автобуслар Иннополиска расписание буенча йөри башлады, диелә хәбәрдә.

Моннан бер көн элек һава торышына бәйле рәвештә шәһәргә кадәр барлык рейсларны да туктатканнар иде. Иннополиста махсус техника көне буе юлларны кардан чистартты. Бернинди юл һәлакәтләре дә күзәтелмәде, дип хәбәр итә шәһәрнең матбугат хезмәте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot