Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казаннан халыкара авиаэлемтәне 1 сентябрьдә яңадан башларга ниятлиләр
Роспотребнадзор белән Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы санитар-эпидемиологик вазгыятьне бер ай контрольдә тотканнан соң хәлиткеч карар кабул итәчәк.
(Казан, 13 август, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Казан аэропорты 1 сентябрьдән халыкара авиаэлемтәне яңадан башлау өчен рөхсәт алырга мөмкин. Бу хакта TourDom.ru порталы авиация даирәләренә якын торган чыганакка сылтама белән хәбәр итә.
«Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Роспотребнадзор белән берлектә, рейсларга карата кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгарганнан соң Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ростов-Дондагы һава аланнарында пассажирларны кабул итү һәм озатуның сыйфатын бәяләргә тиеш. Ведомстволар аэропортларның эшен 1 августтан ук күзәтә башлады», — дип ачыклык кертте басманың әңгәмәдәше.
Икенче чыганак билгеләп үткәнчә, беренче чиратта, Екатеринбургтан чит илгә авиаочышларны яңадан башлау күздә тотыла. Казанга килгәндә, әлегә мондый ышаныч юк.
Хәер, һава аланнары халыкара авиаочышларны санитар-эпидемиологик вазгыять уңай булган очракта гына яңадан башлый ала.
«Татар-информ» агентлыгы Казахстанның 17 августтан Россиягә авиаочышларны яңадан башлаячагы хакында хәбәр иткән иде инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз