Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казаннан гуманитар ярдәм белән 20 тонналы фура Эчкен авылына барып җитте

https://tatar-congress.org/
Татар конгрессының Башкарма комитет бинасында Курган өлкәсендә булган көчле янгында зур зыян күргән Эчкен (Йолдыз) авылы татарларына милләттәшләребез ярдәм җыйды. Алар өч көн эчендә штабка күпләп азык-төлек, киемнәр, гигиена кирәк-яраклары, өй җиһазлары һәм башка әйберләр алып килде.
10 май көнне Бөтендөнья татар конгрессы бинасыннан гуманитар ярдәм белән 20 тонналы фура Эчкен авылына юлга кузгалды. Гуманитар ярдәмне конгрессның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин илтә барды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Бүген иртән Бөтендөнья татар конгрессы юллаган машина билгеләнгән урынга барып җитте. Авыл халкы рәхмәтләрен җиткерде, диелә хәбәрдә.
Бүгенге көндә зыян күрүчеләргә тиз арада авылны торгызу, төзелеш буенча эшләр башларга кирәк. Шуңа күрә авыл халкына матди ярдәм җыю өчен махсус счет ачылды. Теләге булган һәр кеше Йолдыз авылы халкына матди ярдәм күрсәтә ала. Тулырак мәгълүмат Бөтендөнья татар конгрессы сайтындагы хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз