news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан Грозныйга Саратов аша яңа авиарейс ачылды

Казаннан Грозныйга Саратов аша яңа авиарейс ачылды. Очышлар атнага ике тапкыр – пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе матбугат хезмәте.

Казаннан самолет иртәнге 6.00 сәгатьтә очып китә һәм Саратов аэропортына төшә. Саратовтан ул 9.00 сәгатьтә очып китә һәм 10.00 сәгатьтә Грозныйга төшеп утыра.

Чечнядан Саратовка кире очу 10.50 сәгатькә билгеләнгән. 13.50 сәгатьтә Саратовка килеп җиткән лайнер 14.50 сәгатьтә Казанга юл ала. Очкыч башкалага 14.50 сәгатьтә төшеп утыра.

«Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән», – дип искәртәләр матбугат хезмәтендә.

Маршрутта 50 пассажир сыйдырышлы Канадада эшләнгән CRJ-200 Бомбардье авиалайнерлары хезмәт күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100