news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан генерал-полковник Александр Лапинга Россия Герое исеме бирелде

Хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен генерал-полковник Александр Лапинга Россия Герое исеме бирелде. РФ Президенты шул хакта указ чыгарды. Бу турыда мәгълүмат хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыкты.

Моннан тыш, генерал-майор Әсәдулла Абачевка да Герой исеме бирелде.

Элегрәк «Татар-информ» Путин Александр Лапинга Россия Герое исемен бирергә вәгъдә иткәнлеге хакында хәбәр иткән иде.

Александр Павлович 1964 елда Казанда туган, Казан югары танк команда училищесын, Бронетанк гаскәрләренең хәрби академиясен, шулай ук Генераль штабның хәрби академиясен тәмамлаган.

Россия Президентының 2017 елның 22 ноябрендәге указы белән Александр Лапин Үзәк хәрби округ гаскәрләре командующие итеп билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100