Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казаннан Геленджикка авиарейслар ачылачак
Бу сезонлы рейслар, алар Кара диңгез яр буенда җылы һава торышы булганга кадәр яки сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак.
(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). 24 июньнән Казан аэропортыннан Геленджик курорт-шәһәренә рейслар башкарылачак. Атнага ике тапкыр рейслар булачак.
«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, пәнҗешәмбе Казаннан очып китү 11.30 сәгатькә, ә Геленджикка 14.15 сәгатьтә килү планлаштырыла. Самолет 15.15 сәгатьтә очып китә һәм Татарстан башкаласына 17.55 сәгатьтә кайтып җитәчәк.
Шимбә көннәрендә Казаннан очып китү 12.20 сәгатькә, ә Геленджикка килеп җитү 14.35 сәгатькә билгеләнгән. Лайнер якшәмбе көнне 21.10 сәгатьтә кире юнәлештә очачак һәм Татарстан башкаласына 23.40 сәгатьтә төшәчәк.
«Юлга ике сәгать вакыт китәчәк. Бу сезонлы рейслар, алар Кара диңгез яр буенда җылы һава торышы булганга кадәр яки сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак», — диделәр матбугат хезмәтендә.
Пассажирлар Канаданың Бомбардье CRJ-200 авиалайнерларында утырып очачак. Анда 50 кеше сыя.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз