news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан – Геленджик, Минеральные Воды һәм Анапа шәһәрләренә туры рейслар ачыла

Казан – Геленджик – Казан маршруты буенча рейслар атнаның һәр сишәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак.

(Казан, 20 июнь, "Татар-информ"). Җәйге сезонда Казан аэропортында Геленджик, Минеральные Воды һәм Анапа шәһәрләренә туры рейслар ачылачак. Әлеге юнәлешләрдә Канаданың “CRJ-200” самолетлары хезмәт итәчәк, дип яза шәһәр мэриясенең рәсми порталы Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Казан – Геленджик – Казан маршруты буенча рейслар атнаның һәр сишәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак. Юл вакыты 2 сәгать 30 минут тәшкил итә.

Минеральные Воды шәһәренә рейслар һәр шимбә саен сәгать 15.20 сәгатьтә була. Юлда булу вакыты – 2 сәгать 30 минут.

Анапага рейслар һәр якшәмбе көнне 18.50 сәгатьтә башкарыла, юл вакыты – 2 сәгать 20 минут.

news_right_1
news_right_2
news_bot