news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан Гүзәл Мөхәммәтҗанова "Россиянең ел тәрбиячесе" бәйгесенең финалында катнаша

Финал Санкт-Петербург шәһәрендә уза.

(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). 9-14нче ноябрь көннәрендә Санк-Петербург шәһәрендә "Россиянең ел тәрбиячесе" VII Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең финал чаралары узачак. Татарстан Республикасыннан бәйгедә региональ этап җиңүчесе, Казан шәһәренең Яңа Савин районы 380нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Мөхәммәтҗанова катнашачак, дип хәбәр итә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Финалга 150дән артык мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөгаллимнәре, төбәк министрлыклар, мәгариф идарәсе, мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү институтлары, тәрбиячеләр берлеге вәкилләре киләчәк.

Бу елны бәйге яңа урында (узган елгы җиңүче - Приморск районының 88нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Одинцова яшәгән шәһәрдә) - Санкт Петерубурга үзгәрешләр белән уза. Барлык катнашучыларга да һөнәри осталыкларын "Мастер-класс" сынавында күрсәтергә кирәк булачак, ә лауреатлар оратор осталыкларын да исбатларга тиеш. Аларга халык алдында бер көн алдан билгеле булган тема буенча чыгыш ясарга туры киләчәк. Сынауларны онлайн рәвештә карау һәм СМС ярдәмендә катнашучылар өчен тавыш бирү оештырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100