news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан ерак түгел, М7 трассасында чит ил машинасына ут капкан

Янгын мәйданы 5 квадрат метрны тәшкил иткән.

Казаннан ерак түгел, М7 трассасында чит ил машинасына ут капкан
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан янында М7 трассасында чит ил машинасына ут капкан, йөртүченең тәне пешкән, аны хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 3:47 сәгатьтә экстрен хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына Татарстанның Биектау районында трассада «Рено» машинасына хәрәкәт вакытында ут кабуын хәбәр итәләр.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр берничә минут эчендә утны сүндергән. Янгын мәйданы 6 квадрат метрны тәшкил иткән.

«Фаҗигадә 57 яшьлек йөртүче зыян күргән. Ир-атның бите, муены һәм куллары пешкән», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Янгынны транспорт механизмнарының һәм төеннәренең төзек булмавы аркасында чыккан дип фаразлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100