Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казаннан Екатерина Мигачева "Россиянка-2014" конкурсында җиңде
Финалда 10 кыз катнашты, аларның һәркайсы үз төбәге данын яклады
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Мәскәүдә «Россиянка-2014» конкурсының финалы булды. Анда Казаннан 22 яшьлек Екатерина Мигачева җиңү яулады.
"Татар-информ" агентлыгына Екатерина сөйләгәнчә, ул финалга бик ныклап әзерләнгән. Анда 10 кыз катнашкан, аларның һәркайсы үз төбәге данын яклаган. Конкурс вакытында Екатерина Мигачева үзе турында профессиональ рәвештә төшерелгән видео тәкъдим иткән, татар милли биюен башкарган. Тагын бер биюгә Екатеринаның абыйсы көй, җыр текстын кыз үзе язган. Моннан тыш, Екатерина чәкчәк тә пешереп барган.
Конкурсның тагын бер биреме маскарад булган. Екатерина үзе теккән Клеопатра костюмы белән жюрины таң калдырган. Шулай ук кыз кичке күлмәктә дефиле үткәргән һәм музыкаль викторинада көйләр таныган. "Бөтен кызлар да яхшы әзерләнгән иде, мин бик бәхетле! Тик мин җитдирәк әзерләндем. Шуңа җиңдем дип уйлыйм", - ди Екатерина Мигачева.
Конкурсның төп бүләге хыялдагы сәфәр, акчалата бүләк булган. Шулай ук Екатерина киләсе елда Прагада узачак матурлык конкурсында Россия данын яклаячак.
Конкурста икенче урынны Самарадан Анастасия Вандышева, өченче урынны Архангельскидан Валерия Кетова яулаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз