news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан дүрт шәһәргә өстәмә авиарейслар ачыла

10 июньнән башлап Татарстан башкаласыннан Санкт-Петербург, Мәскәү, Минераль Сулар һәм Калининград шәһәрләренә очышлар саны арта. Пассажирларга Nordwind Airlines авиакомпаниясе хезмәт күрсәтәчәк.

Иң күп авиарейслар – атнага 24 – Казан белән Санкт-Петербург арасында билгеләнгән. Татарстан башкаласыннан Мәскәүгә бер атнада сигез очыш ясалачак. Атнага җиде рейс – Казан-Минераль Сулар-Казан маршрутында, тагын алты рейс Казан белән Калининград арасында планлаштырылган.

Расписаниегә кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә Барнаул, Иркутск, Кемерово, Красноярск, Новокузнецк, Омск, Томск, Улан-Удэ һәм Якутск пассажирлары Казан узел аэропорты аша Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка трансфер очышлардан файдалана алачак.

Моннан тыш, Барнаул, Иркутск, Кемерово, Новокузнецк, Омск һәм Томск шәһәрләреннән Калининградка сәяхәт итүчеләр, Иркутск, Улан-Удэ һәм Якутскидан Минераль Суларга баручы пассажирлар өчен Казанда уңайлы күчеп утыру мөмкинлеге булдырылган, дип хәбәр иттеләр шәһәр аэропорты матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, Казан аэропорты җәйге расписаниегә күчте, ул 26 октябрьгә кадәр гамәлдә булачак. Бу чорда пассажирларны яңа рейслар көтә

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100