Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казаннан Дубайга даими авиарейслар ачыла
Пассажирларга Boeing 767-300 авиалайнерлары хезмәт күрсәтәчәк.
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). 30 апрельдә Казаннан Дубайга даими авиарейслар ачыла. Татарстан башкаласы аэропортының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, рейслар атнага бер тапкыр була.
Казаннан самолетлар җомга көнне 3.05 сәгатьтә кузгалып китеп, 9.00 сәгатьтә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә булачак. Дубайдан исә очкычлар 23.30 сәгатьтә кузгалып, икенче көнне 3.35 сәгатьтә Казан аэропортына төшеп утырачак.
Очышларның мондый программасы октябрь ахырына кадәр гамәлдә була. Шул ук вакытта, хәрәкәт графигына үзгәрешләр дә керергә мөмкин.
«Юлда булу вакыты биш сәгатькә якын тәшкил итәчәк. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә вакыт Мәскәүнекеннән бер сәгатькә алдарак», — дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Пассажирларга Boeing 767-300 авиалайнерлары хезмәт күрсәтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз