Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казаннан Дубайга яңа авиарейслар ачарга планлаштыралар
Казаннан Дубайга яңа авиарейслар ачарга планлаштыралар. Очышлар программасы кышкы яллар һәм яңа ел каникуллары чорына төзелгән: 2023 елның 21 нче декабреннән 2024 елның 31 нче гыйнварына кадәр, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.
Казаннан самолетлар атнага ике тапкыр очачак: җомга көннәрендә очып китү – 8:00 сәгатькә, төшү 14:10 сәгатькә билгеләнгән, дүшәмбе көннәрендә суднолар 7:25 сәгатьтә китәчәк, 13:35 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Кире юнәлештә дә рейслар атнага ике тапкыр башкарылачак: пәнҗешәмбе көннәрендә очып китү 17:35 сәгатькә билгеләнгән, төшү – 21:50 сәгатькә, якшәмбе көннәрендә очып китү 13:30 сәгатькә планлаштырылган, килеп җитү – 17:45 сәгатькә. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән, шәһәрләр арасындагы юл биш сәгатькә якын вакытны алачак. Графикта үзгәрешләр булырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз