news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан Диләрә Ялалтынова "Мисс Россия студентлыгы - 2016" бәйгесендә җиңде

Бүләкне аңа Россия яшьләре союзы рәисе Павел Красноруцкий тапшырды.

 (Яр Чаллы, 16 ноябрь, "Татар-информ, Евгений Сироткин). Татарстаннан Диләрә Ялалтынова "Мисс Россия студентлыгы-2016" матурлык, нәфислек һәм талантлылык бәйгесендә җиңде. Бүләкләү тантанасы Ставрополь шәһәрендә үтте.

Исегезгә төшерәбез, бәйге Ставропольдә дүрт көн барды. Финалда Россиянең төрле почмакларыннан 38 кыз ярышты. Алар ГТО нормаларын тапшырды, милли костюмнардан чыгыш ясады, жюри белән әңгәмә үтте. Кичә кызлар иҗади номер күрсәтте, интеллектуаль бәйгедә катнашты һәм үз Ватаннары турында сөйләде.

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова элегрәк "Мисс Татарстан - 2016" һәм "Татарстан студентлыгы чибәре-2015" бәйгеләрендә җиңү яулаган иде.

Кичәге бәйгедә җиңгәне өчен бүләкне аңа Россия яшьләре союзы рәисе Павел Красноруцкий тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot