news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан чыкканда җиңел машина җәяүлене бәрдергән

Кичә кич Казаннан чыкканда FIAT җиңел автомобиле ир-атны бәрдергән. Бу хакт «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке тугызда Залесная урамында АЗС каршында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 40 яшьлек ир-ат юлны ярамаган урыннан чыгарга уйлаган.

«Җәяүле алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында вафат булды», – дип билгеләп үттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot