Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казаннан чыгарылыш сыйныф укучысы БДИда 300 балл җыйды
Казан федераль университетының IT-лицеен тәмамлаган Ләйсән Шакирова бердәм дәүләт имтиханы йомгаклары буенча 300 балл җыйды. Ул рус теле, профильле математика һәм химиядән имтиханнарда йөзәр балл алды. Бу хакта Мәгариф идарәсенә сылтама белән ТР башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бик күп кеше мине котлады, кочаклады. Мин аларның горурлануын һәм соклануын тойдым. Әле һаман да ышанып бетә алмыйм», – дип белдерә кыз.
Аның сүзләренчә, ул имтиханнарга ике ел әзерләнгән. «Тормышымның бу этабы шундый нәтиҗә белән тәмамлануына мин бик шат», – дип өстәде ул.
Ләйсән Шакирова укуын КФУның А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтында «Фундаменталь һәм гамәли химия» юнәлеше буенча дәвам итәргә ниятли. Ул укытырга бик ярата, быел ул үзенең химия-биология сыйныфында 16 химия дәресе үткәргән.
Казанда 2025/2026 уку елын 181 меңнән артык укучы тәмамлады. Дәүләт йомгаклау аттестациясен тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучы 23 мең укучы уза. «Укуда аерым уңышлары өчен» медаленә быел 1,2 меңнән артык укучы дәгъва итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз