news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан чыгу юлында җиңел автомобиль ассенизатор машинасы астына килеп кергән

Хәзерге вакытта авария урынында янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар эшли.

Казаннан чыгу юлында җиңел автомобиль ассенизатор машинасы астына килеп кергән

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан янындагы трассада җиңел автомобиль ассенизатор машинасы тәгәрмәчләре астына килеп кергән. Бу хакта авария шаһитлары хәбәр итте.

Бүген Казан янындагы трассада, Званка авылы янында, җиңел автомобиль ассенизатор машинасы тәгәрмәчләре астына барып кергән, шунлыктан зур йөк машинасы юлны каплап куйган. Бәрелгәннән соң җиңел машина шактый нык җимерелгән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтендә кешеләр зыян күрмәгән. Хәзерге вакытта авария урынында янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, ЮХИДИ инспекторлары һәм медицина хезмәткәрләре эшли. 

news_right_1
news_right_2
news_bot