news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан чыгу юлында чит ил автомобиле велосипедчы хатын-кызны бәрдергән

Авария бүген иртән Горький шоссесында булган.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казаннан чыгу юлында чит ил автомобиле велосипедчы хатын-кызны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге тугызынчылар киткәч, Горький шоссесында «Пежо» автомобиленең йөртүчесе, башлангыч мәгълүматлар буенча, тиешле дистанция сакламаган һәм юл кырыеннан велосипедта баручы 52 яшьлек хатын-кызны таптаткан.

Алган җәрәхәтләре җитди булмаганга, зыян күрүче хастаханәгә барудан баш тарткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot