Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казаннан чыгу урынында М7 юлында куркыныч матдә агу сәбәпле, хәрәкәт туктатылган
Гадәттән тыш хәл М7 юлының 829нчы чакрымында Званка авылы янында булган.
(Казань, 11 август, «Татар-информ»). Казаннан чыгу урынында М7 юлында автоцистернадан куркыныч матдә агу сәбәпле, хәрәкәт туктатылган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
"Питрәч районы Званка авылы янында М7 трассасының 829нчы чакрымында гадәттән тыш хәл булды. Трассада Бельгиядән Стәрлетамакка тригонокс ташучы автоцистерна туктаган. Суыту җайланмасы ватылу сәбәпле, куркыныч матдә аккан», – дип сөйләделәр министрлыкта.
Урынга 126нчы номерлы янгын сүндерү-коткару часты хезмәткәрләре, Казан янгынчылары барган. Зыян күрүчеләр юк.
- Тригонокс - төссез сыеклык. Матдә каты ышкылудан һәм бәрелүдән шартларга мөмкин. Тән тиресенә эләккән очракта дерматит чире китереп чыгара. Организмга эләккәндә, үзәк нерв системасына йогынты ясый. Тригонокс үзе янгын һәм шартлау куркынычы тудыручы катнашма булып тора.
Шаһитлар хәбәр иткәнчә, юлда хәрәкәт туктатылган. Татарстанның ЮХИДИ мәгълүматы буенча, автоинспекция юлның әлеге участогын урап узуны оештырган.
Гадәттән тыш хәл урынына куркыныч матдәгә сибү өчен ком китерелергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз