news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан чыга торган юлда булган авариянең видеосы социаль челтәрләрдә таралды

Мәскәү – Уфа трассасының 776нчы километрында «Лада Веста» автомобиле үзеннән алда хәрәкәт иткән «КАМАЗ»га килеп бәрелгән.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Казаннан чыга торган юлда булган авариянең видеосын шаһитлар  социаль челтәрләрдә урнаштырды. Республика Дәүләт автоинспекциясеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, авария Мәскәү – Уфа трассасының 776нчы километрында  булган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Лада Веста» автомобиле тиешле дистанция һәм тизлекне сакламаган. Ул үзеннән алда хәрәкәт иткән «КАМАЗ»га килеп бәрелгән.

Авариядә төрле тән җәрәхәтләре алган 63 яшьлек шофер һәм 67 яшьлек пассажирны хастаханәгә озатканнар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot