news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан биш бала әнисе «Миссис Вселенная Классик 2025» титулына ия булды

Казаннан биш бала әнисе «Миссис Вселенная Классик 2025» титулына ия булды
Фото: «Миллиард.Татар» телеграм-каналы

Казанда яшәүче Диләрә Җәләлиева Куала-Лумпурда узган «Миссис Вселенная Классик 2025» халыкара матурлык конкурсында җиңгән. 40 яшьлек күп балалы әни һәм мәктәпләр һәм балалар бакчалары челтәре хуҗасы моңарчы беркайчан да матурлык бәйгеләрендә катнашу турында уйламаган булган. Бу хакта «Миллиард.Татар» телеграм-каналы хәбәр итә.

«Булдырып була алмый торган бер эш тә юк. Теләргә генә кирәк. Минем моны барлык әниләргә җиткерәсем килә. Әни булу, карьера төзү һәм шәхси үсешне бергә алып барып була!», - дип белдерде Җәләлиева

Төп титул өчен бөтен дөньядан килгән 30 катнашучы көрәшкән.

news_right_1
news_right_2
news_bot