Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казаннан бер төркем контрактчы гуманитар ярдәм белән махсус операция зонасына юл тотты
Казанда җиде машинадан торган колонна һәм унбер контрактчы махсус хәрби операция зонасына юл тота. Әлеге уңайдан бүген аларны тантаналы озату чарасы булды.
«Анда беренче тапкыр барам, бик дулкынланам. Тиздән әйләнеп кайтырбыз дип ышанам. Үзебез белән гуманитар ярдәм һәм машиналар алып барабыз», – дип сөйләде «Полевой» кушаматлы хәрби.
Егетләрне озатырга дин әһелләрен дә чакырганнар иде.
«Анда дингә ышанмаучылар юк. Сугышта булган һәм үлем чигендә торган һәркем иманның әһәмиятен искәртә», – диде протоиерей Владимир Пономарев.
Имам Рөстәм хәзрәт һәм протоиерей Владимир Пономарев бертавыштан хәрбиләргә рухи ярдәм күрсәтүнең әһәмиятен искәртте.
«Без күпмилләтле илдә, республикада яшәгәнлектән, хәрбиләр исәнлегенә дә бергәләп дога кылабыз», – диде имам Рөстәм хәзрәт.
Хәрбиләрне озатырга хатыннары, балалары, әти-әниләре килгән иде.
«Бу гуманитар йөкне җыярга ярдәм иткән волонтерларга зур рәхмәт, ике Газель дә шыгрым тулы. Бу бөтен Казан һәм республика безгә булыша дигән сүз», – дип чыгыш ясады хәрбиләрнең берсе.
Егетләрне озатырга ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев тә килгән иде.
«Егетләрне һәм Бахмут юнәлешендә иңне иңгә куеп эшләгән дустым Альфред Вәлиевне озатырга дип килдем. Әлбәттә, туган илебезне контрактниклар да, мобилизацияләнүчеләр дә, үз теләге белән китүчеләр дә бертигез саклый. Әмма нәкъ менә үз теләге белән китүчеләр көчле рухлы», – дип сөйләде Эдуард Шәрәфиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз