Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казаннан Белградка, Тель-Авивка һәм Тәһранга авиарейслар ачыла
Якын арада Казаннан өч илгә авиарейслар ачылачак. 19 сентябрьдән башлап атнасына ике мәртәбә Сербиягә очышлар була, дип хәбәр итте «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Казан аэропорты генераль директоры Сергей Романцов.
«2022-2023 елгы кышкы сезонда яңа рейслар була. Аерым алганда, Белградка атнасына ике тапкыр, шулай ук Тель-Авивка, Тәһранга, Иркутскига, Новокузнецкига рейслар самолетлар очачак», – дип сөйләде спикер.
Яңа рейсларның төгәл даталары әлегә билгеле түгел – авиация-транспорт иминлеге буенча мәсьәләләр хәл ителә, дип аңлатты Романцов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз