news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан баручы йөк машиналары Түбән Новгородка элеккеге юл буенча йөри алмаячак

М7 трассасы буенча Казаннан китүчеләр Түбән Новгородны әйләнеп узарга тиеш булачак.

Казаннан баручы йөк машиналары Түбән Новгородка элеккеге юл буенча йөри алмаячак
архив/Ильнар Тухбатов

(Казань, 3 февраль, "Татар-информ"). Казаннан Түбән Новгородка баручы зур йөк машиналары турыдан-туры шәһәргә эләгә алмаячак. Юлдагы күпернең җимерелү куркынычы булу сәбәпле, машиналарны Түбән Новгородны әйләнеп узу юлына борып җибәрәчәкәләр. Бу турыда Росавтодор хәбәр итә.

М7 трассасы буенча килгән барлык йөк машиналары транзит транспортын әйләнгеч юлга боралар. Башка машиналарга ике полоса буенча хәрәкәт рөхсәт ителә. Күперне төзәткәч кенә, бу чикләүләр алыначак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot