Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казаннан балалар хоры Испаниядә узган Халыкара хор конкурсында алтын медаль яулаган
Шулай ук коллектив "Джаз" номинациясендә Гран-при алган
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Казанның 7нче Балалар музыка мәктәбенең "Гармония" хоры Испаниядә узган Халыкара «Канта аль мар 2014» хор конкурсында "Классика" номинациясендә алтын медаль һәм "Джаз" номинациясендә Гран-при яулады, дип хәбәр итте коллективның җитәкчесе Зимфира Толмачева хәбәр итте.
22-26 октябрьдә Калелья шәһәрендә узган халыкара хор конкурсында 28 илдән 40 ка якын коллектив катнашкан. Конкурста төрле катлаулылык дәрәҗәсе категорияләрендә катнаш, хатын-кызлар, ир-атлар һәм яшьләр хорлары чыгыш ясаган. Катнашучылар репертуарны мөстәкыйль сайлаган, бер генә категориядә дә мәҗбүри әсәрләр булмаган. G1 "Классика"төркемендә (балалар хоры) 8, "Джаз" номинациясендә 5 коллектив чыгыш ясаган.
Казанның "Гармония" балалар хоры "Классика" төркемендә өч әсәр башкарган, шул исәптән рус композиторы Цезарь Кюиның "Весеннее утро" әсәрен. "Джаз" төркемендә хор әлеге жанрдагы популяр әсәрләрне тәкъдим иткән. "Гармония" хоры Халыкара конкурста беренче тапкыр катнашкан. Яшь вокалчыларга беренче урын өчен алтын диплом тапшырылган.
Хор 2010 елда узган Франц Шуберт исемендәге Халыкара хор конкурсында көмеш медаль яулаган булган.
Фотосурәт interkultur.com сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз