news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан Антальяга яңа авиарейслар ачыла

Рейслар чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә 1нән 29 октябрьга кадәр башкарылачак.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Быел «Казан» халыкара аэропорты партнеры булган IFly авиакомпаниясе Антальяга яңа очыш программасын ача, дип хәбәр итә аэропортның матбугат хезмәте.

Рейслар чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә 1нән 29 октябрьга кадәр башкарылачак.

Казаннан очып китү иртәнге сәгать 6 да, ә Антальяга барып төшү вакыты сәгать 10 да. Антальядан кире кайтканда рейс 00 сәгать 45 минутта башкарыла, самолет Казанга 04 сәгать 30 минутта төшә.

Очышлар Boeing 757 авиалайнеры белән башкарыла, анда 235 урын каралган.

Очыш вакыты 4 сәгатьләп. Октябрьдә Антальяда җәйге вакыт гамәлдә, ул Мәскәү вакыты белән туры килә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100