news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан Антальяга баручы туристлар өчен чартер рейслары ачылды

Казаннан Антальяга чартер туристик рейслар ачылды. Очышлар атнасына җиде көндә көненә ике тапкыр башкарыла, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы аэропортының матбугат хезмәте.

«Антальяга очып китү 2.30 һәм 15.10 сәгатьләрдә гамәлгә ашырыла. Май ахырында очып китүләр санын тәүлегенә өчкә кадәр арттыру планлаштырыла. Турларны туроператорлардан һәм турагентлыклардан сатып алырга була», - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Turkish Airlines авиакомпаниясе Airbus A321 һәм Boeing 737-800 лайнерларында пассажирлар ташый, аларда 180 - 200 утыргыч бар.

Майның икенче яртысында Бодрум һәм Даламанга рейслар ачу планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100