news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан алты яшьлек Мирсәид «Байконур» космодромына барачак

Казаннан алты яшьлек Мирсәиднең «Байконур» космодромында булу хыялын РФ Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин тормышка ашырды. «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында яшь казанлы Яңа ел бүләге – сәяхәткә сертификат һәм космос турында китаплар алды. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

«Мин космосны яратам, аның турында китаплар укыйм һәм интернетта видеолар карыйм. Кайчандыр ракета күрермен дип уйламаган да идем!» – дип шатлыгы белән уртаклашты малай.

Дәүләт Думасының Татарстаннан депутаты Максим Топилин үз чиратында балаларның мондый хыяллары аны сөендерүен билгеләп үтте. «Хәзер еш кына яшьләр һәм балалар башка дип әйтәләр. Бер яктан, алар, һичшиксез, бездән аерыла, икенче яктан – алар шул ук глобаль әйберләр турында хыялланган һәм могҗизага ышанган балалар», – дип белдерде ул.

Депутат шулай ук Роскосмос җитәкчелегенә һәм дәүләт корпорациясе генераль директоры Юрий Борисовка рәхмәт белдерде: «Бергәләп без балаларның хыялларын тормышка ашыра алабыз».

Сәфәрдән соң депутат Мирсәид белән элемтәгә керергә вәгъдә бирде. «Бу дулкынландыргыч сәяхәт булыр дип ышанам», – дип язган Максим Топилин үзенең Telegram-каналында.

news_right_1
news_right_2
news_bot