news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан аэропортка ике көнгә өстәмә электричкалар билгеләнәчәк

2нче һәм 3нче апрельдә Татарстан башкаласыннан аэропортка өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнәчәк. Бу «Казан Экспо» ХКҮдә махсуслаштырылган күргәзмә уздыру белән бәйле. Бу хакта «Содружество» АҖ матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 7602 номерлы электричка Казан станциясеннән 11:28 сәгатьтә китәчәк һәм Аэропорт станциясенә 11:57 сәгатьтә килеп җитәчәк. Кире юнәлештә пассажирлар 7603 номерлы составта 12:15 сәгатьтә китә алачак.

Татарстан башкаласында ул 12:53 тә булачак. 7604 номерлы поезд Казан станциясеннән 14:30 да китәчәк һәм Аэропорт станциясенә 14:51 дә килеп җитәчәк. Кире юнәлештә 15:15 сәгатьтә 7605 номерлы состав барачак. Татарстан башкаласында ул 15:43 тә булачак. Поездлар арадаш тукталышларсыз йөриячәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100