news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан Абу-Дабига беренче даими авиарейс ачылды

Казан аэропорты һәм Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка лоукостеры Air Arabia Абу-Дабига беренче даими рейс ачты. Татарстан башкаласыннан рейс дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак, дип хәбәр итә һава портының матбугат хезмәте.

Казаннан самолет 14.05 сәгатьтә оча һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә 20.05 сәгатьтә килә. Абу-Дабидан очып китү 9.00 сәгатькә, Татарстан башкаласы аэропортына төшү 13.05 сәгатькә билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot