news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан 5 яшьлек татар кызы Халыкара конкурста Гран при яулаган

Болгариянең Созополь шәһәрендә «Little Miss and Mister Planet» балалар конкурсы тәмамланды.

Казаннан 5 яшьлек татар кызы Халыкара конкурста Гран при яулаган
eco.tatarstan.ru

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Болгариянең Созополь шәһәрендә халыкара «Little Miss and Mister Planet» балалар конкурсы тәмамланды, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте, Казан мэриясенең рәсми порталына сылтама ясап.

Экология проблемаларын үз эченә алган бәйгедә Татарстан башкаласыннан Эмилия Гарипова, Дарья Никонова һәм Сәмирә Сафина үзләренең хәйрия проектларын яклады. Шул рәвешле алар республиканы халыкара дәрәҗәдә танытты һәм конкурсның төп призларына лаек булды.

Яшь татарстанлылар Болгария, Бразилия, Венгрия, Румыния, Россия, Грузия, Казахстан, Филиппин, Көньяк Африка Республикасы һәм Һиндстан кебек илләрдән килгән конкурстантлар белән ярышты.

12 ел дәвамында ел саен уздырыла торганган конкурс нәтиҗәләре буенча 5 яшьлек Эмилия Гарипова төп бүләккә – «Little Miss Planet 2018» Гран-приена лаек булды. Ә 11 яшьлек Сәмирә Сафина һәм 8 яшьлек Дарья Никонова «Little princess of Planet 2018» мактаулы титулларын яулады.

Хәзер әйләнә-тирәне саклау һәм планета экологиясе проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү нәни Татарстан патшабикәләренең төп бурычларыннан берсе булачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot