news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«KazanMall» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылачак

Намаз уку бүлмәсенең ачылышы 25 мартта кичке сәгать дүрттә булачак.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов «KazanMall» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылачагын хәбәр итте.

Намаз уку бүлмәсенең ачылышы 25 мартта кичке сәгать дүрттә булачак. Ул икенче катта урнашкан (холлда күрсәткеч бар). Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Яр Чаллы шәһәренең берничә сәүдә үзәге җитәкчеләренә намаз уку өчен бүлмәләр ачу мөмкинлеген карау үтенече белән хатлар әзерләгән.

Бүгенге көндә Казанның «Сувар плаза», «Мега», «Караван» сәүдә үзәкләрендә, шулай ук Республика клиник хастаханәсендә, Балалар республика клиник хастаханәсендә, Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе тырышлыгы белән намаз бүлмәләре ачылды.

Узган ел ахырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу инициативаны хуплап чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100