news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлыларның өчтән береннән артыгы ел ахырында премия көтә

Казанда яшәүчеләрнең өчтән береннән артыгы (36%) ел йомгаклары буенча премия алуны көтә. Шул ук вакытта сораштырылучыларның 30 проценты аларның компанияләрендә мондый түләүләр каралмаган дип хәбәр иткән. Бу хакта «Татар-информ» карамагында булган SuperJob сораштыруы нәтиҗәләре сөйли.

Тагын 14 процент респондентлар премияләр булмауны эш бирүченең тотрыксыз финанс-икътисади хәле белән аңлаттылар, 6 процент башка сәбәпләрне атады.

Еш кына еллык бүләкләүгә 35 яшькә кадәрге яшьләр исәп тота – 40 процент. Бу яшьтән өлкәнрәк казанлылар арасында мондый җаваплар өлеше 32 процент тәшкил иткән. Моннан тыш, премияне азрак акча эшләүчеләргә караганда (32%) кереме 100 мең сумнан артык булган хезмәткәрләр ешрак көтә (39%).

Түләүгә исәп тотучылар арасында 16 процент акча туплауга юнәлтергә планлаштыра, шулкадәр үк – кредит һәм бурычларны каплауга. Тагын 13 процент премияне ялга һәм сәяхәтләргә сарыф итәчәк, 10% – гаилә ихтыяҗларына, 8% – үзенә, 7% – бүләкләргә. Респондентларның 4 проценты укуга яки ремонтка акча кертергә җыена.

news_right_1
news_right_2
news_bot