news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлыларны «Зур гитара кичәсе»нә чакыралар

Казанда 26 август көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсе алдындагы амфитеатрда «Зур гитара кичәсе» дип аталган чара уздырыла. Кабатланмас җылы мохиттә һәркем яратып тыңлый торган популяр хитлар һәм авторлык җырлары яңгыраячак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе хәбәр иткәнчә, музыкаль программаны шәһәрнең яшүсмерләр клубларында шөгыльләнүче яшьләр әзерли.

Гитара белән җыр башкарырга теләүчеләргә алдан теркәлү формасын тутырырга сорыйлар. Сәхнәдә ялгыз, парлы яисә тулы бер төркем буларак чыгыш ясарга мөмкин.

Музыкаль кичәгә кунакларны Милли китапханә (Пушкин урамы, 86 нчы йорт) каршындагы амфитеатрга 17:00 сәгатькә чакыралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot