news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлыларны «Зур гаиләнең ял көннәре» чарасына чакыралар

11-12 майда Казанда һәм Татарстанда «Зур гаиләнең ял көннәре» узачак. Бөтенроссия проекты Гаилә елына багышлана. Бу турыда республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Бу көннәрдә барлык муниципалитетларда мәдәни-массакүләм, күңел ачу, танып белү чаралары уза. Анда күп буынлы гаиләләр һәм төрле яшьтәге балалар катнаша.

Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Татарстан башкаласында яшәүчеләр Казан марафонында катнаша ала. Кунакларны концерт программасы, мастер-класс һәм интерактивлар көтә.

Моннан тыш, Казан музейлары һәм китапханәләре балалар белән гаиләләр өчен интерактив программаларны оештыра. Килүчеләр китап күргәзмәләрен күрә, гаилә укучылары клубына, квестларга һәм мастер-классларга кушыла ала.

11 майда төш вакытында Меңьеллык мәйданында хезмәт династияләре бүләкләнә. Тантанада Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева катнаша.

Искәртик, РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2024 ел - Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100