Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанлыларны «Ярдәм» бульварына психолог белән очрашуга чакыралар
Ноябрь аенда Казанның Серов урамындагы «Ярдәм» бульварында психология клубы тарафыннан өч очрашу үткәрелә. Катнашучылар психологка үзләрен борчыган сорауларны биреп, шәхси тәҗрибәләре белән уртаклашып, белгеч ярдәмендә үз хис-кичерешләрен, борчу-хәсрәтләрен яхшырак аңлый алачак.
Чараларны психолог Дарья Волкова үткәрә. Очрашу барышында катнашучылар әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәтләрне җайлау, шәхси чикләрне яклау, үз хисләреңне аңлау кирәклеге хакында фикер алышачак, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Очрашулар 12, 19 һәм 26 ноябрь көннәрендә 17:00 сәгатьтә Сибур павильонында үткәрелә.
Чарада катнашу өчен алдан теркәлергә киңәш ителә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз