news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлыларны яңартылган форматтагы «Үлемсез полк»та катнашырга чакыралар

Быел Казанда «Үлемсез полк» акциясе яңартылган форматта узачак. Теләгән һәркем геройның портретын киемдә, значокта, машинада яки акция сайтында урнаштыра ала. Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Элеккеге еллардагы кебек үк, казанлыларны «Үлемсез полк» акциясендә катнашырга чакырабыз. Акция илебездә яшәүчеләр өчен чын мәгънәсендә бөтен халык һәм бик тә мөһим акциягә әверелде. Быел ул яңа форматта узачак. Акциядә катнашучылар урам буйлап узмаса да, теләгән һәркем үз героеның портретын киемендә, значокта яки автомобильдә беркетә, шулай ук «Үлемсез полк» оешмасы сайтында мәгълүмат урнаштыра алачак», - дип ачыклык кертте Абзалов.

Ул элеккерәк елларда узган «Россия флаглары» «Җиңү тәрәзәләре», «Ветераннар йорты янындагы парад» акцияләренең казанлылар арасында зур популярлык казануын искәртте.

«Бу чараларның барысы да дәвам итәчәк. 8 майда тарихи техникада урамнар буйлап узу бәйрәмнең иң югары ноктасы булачак. Хәрбиләр, Казанның Танк училищесыннан кузгалып китеп, җырлар яңгыратып Казан районнары территориясе буйлап үтәчәк», - дип сүзен төгәлләде Азат Абзалов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100