news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлыларны «Янәдән мәктәпкә» хәйрия акциясендә катнашырга чакыралар

Казанлыларны «Янәдән мәктәпкә» хәйрия акциясендә катнашырга чакыралар
Фото: kzn.ru

Казанда «Игелекле Казан» оешмасы ярдәме белән «Альпари» фонды оештырган «Янәдән мәктәпкә» хәйрия акциясе башланды. 10 августка кадәр шәһәр халкы авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдәге балаларга, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга һәм социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләргә яңа уку елына әзерләнергә ярдәм итү өчен мәктәп формасы, аяк киемнәре, канцелярия товарлары, рюкзаклар һәм уку өчен кирәкле башка әйберләр тапшыра алачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел акция 20нче тапкыр үткәрелә. Аның максаты – гаиләләргә балаларын яңа уку елына әзерләргә булышу һәм аларның мәктәп формасы, спорт киеме, аяк киеме һәм уку өчен башка кирәк-яраклар алуга бәйле финанс йөкләмәсен киметү.

Августта фонд җыелган әйберләрне мохтаҗ гаиләләргә бушлай тапшырачак.

Әйберләрне Казанда берничә адреста кабул итәләр: Калинин урамы, 48 йорт (107нче офис) адресындагы «Альпари» фонды офисында, Калинин урамы, 3 йорт адресындагы кабул итү пунктында һәм Ипподром урамы, 18 йортта урнашкан «Тылсым» балалар инклюзив үзәгендә. Шулай ук әйберләрне фондның Авиатөзелеш, Вахитов һәм Идел буе районнарындагы волонтерларына тапшырырга мөмкин.

Акция кысаларында әйберләр белән генә түгел, QR-код аша тиз түләүләр системасы ярдәмендә акчалата да ярдәм итәргә була. Җыелган акчалар балалар өчен мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен кулланылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot