news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлыларны «XX гасырда татар халкы тарихы» курсының чираттагы лекцияләренә чакыралар

Казанлыларны «XX гасырда татар халкы тарихы» курсының чираттагы лекцияләренә чакыралар
Фото: Татарстан Милли музее матбугат хезмәте

Бүген, 11 ноябрьдә, «Сөт» каһвәханәсендә «XX гасырда татар халкы тарихы» офлайн-курсының чираттагы ике лекциясе узачак. Бу хакта Татарстан Милли музее матбугат хезмәте хәбәр итте.

19:00 сәгатьтә «Милләт формалашуы һәм аның турында бәхәсләр» лекциясе була. Лектор — тарих белгече, шәхси эшмәкәр Илдар Шәфыйков.

20:00 сәгатьтә «Милләт оешуы чорында демографик процесслар» лекциясе көтелә. Лектор — Россия һәм совет чоры галиме, этнограф, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты Дамир Исхаков.

Катнашу өчен сылтама аша теркәлү сорала.

news_right_1
news_right_2
news_bot