news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлыларны «Хәзинә» галереясенә рәсем сәнгате буенча лекциягә чакыралар

Казанда 16 июльдә 18:00 сәгатьтә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Архетиплар һәм образлар: татар фольклорын сәнгати үзләштерү» дигән лекция була. Ул «Tartaria: милләт коды» мәгърифәтчелек проекты кысаларында узачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, сәнгать белеме кандидаты, Казан дәүләт энергетика университеты өлкән укытучысы һәм Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре Светлана Авдошина тыңлаучылар каршында лекция белән чыгыш ясаячак. Ул Шүрәле, Су анасы яки дөнья шәҗәрәсе кебек фольклор образлар һәм архетипларның рәсем сәнгатендә, графикада һәм заманча визуаль телдә чагылыш табуы турында сөйләячәк.

Рәсем сәнгатендә сурәтләр белән эшләүнең нечкәлекләрен өйрәнү өчен очрашуга алдан теркәлү кирәк, дип хәбәр иттеләр Казанның тарихи бистәләрне үстерү дирекциясендә.

Лекция Кремль территориясе, 12 йорт, 3 подъезд адресы буенча узачак.

«Tartaria: милләт коды» циклы ачылышы 8 июльдә Мәрҗани йорты ишегалдында узды. Беренче очрашуның темасы «Музыка мәдәни хәтер буларак» дип аталган иде. Кичә кунаклары – музыка фольклоры белгечләре Алмаз Әсхәдуллин һәм Рамилә Әсхәдуллина тавыш һәм музыка коралларының мәдәни хәтер йөртүче һәм буыннар арасында бәйләүче чылбырга әверелүе турында сөйләде.

«Tartaria: милләт коды» проекты Казанның тарихи бистәләрен үстерү дирекциясенең мәдәни мирасны тирәнтен аңлауга һәм аны заманча шәһәр мохитенә яраклаштырырга юнәлдерелгән инициативасы буларак гамәлгә ашырыла. Очрашулар циклы кысаларында экспертлар татар мәдәниятенең төрле өлкәләрен – сәнгатьтән алып шәһәрнең көндәлек тормышына кадәр чагылдырган темаларын ачачак. Алар арасында «Йорт – галәм чагылышы», «Татар шәһәрлесе: ул кем?», «Китап һәм кулъязма: татарлар дөньяны ничек саклаган һәм күчереп язган», «Әйберне тарих буларак укыйбыз: сандык, самавыр, сөлге, көзге, китап – хәтер саклаучы әсбаплар», «Бизәк – язу теле буларак: татар орнаменты һәм визуаль хәтер» дигән лекцияләр каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot