news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлыларны танылган блогер фитнеска тартачак

23 апрельдә җиңел атлетика манежында «Яшел Фитнес» социаль-спорт хәрәкәтенең беренче бушлай күнекмәсе узачак.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). 23 апрельдә Казанда җиңел атлетика манежында «Яшел Фитнес» социаль-спорт хәрәкәтенең беренче бушлай күнекмәсе узачак. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара фитнес-бикини буенча Төньяк Германиянең абсолют Чемпионы һәм Instagramда 740 мең язылучысы булган фитнес-блогер Алиона Хильт җитәкчелегендә үтәчәк.

Йөгерергә яратучыларны гади күнегүләр һәм ничек итеп сәламәтлеккә файдалы булырлык итеп йөгерергә кирәклеген аңлаткан киңәшләр көтә.

Чарага zelfi.ru/kazan/events/66 сылтамасы аша язылырга мөмкин.

Кайчан: 23 апрельдә, 10.00 сәгатьтән 11.30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Кайда: җиңел атлетика манежы, Ташаяк урамы, 2а йорты (үзәк стадион каршында)
 

news_right_1
news_right_2
news_bot