news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлыларны «СүзДәш» сәхнә теле дәресләрендә катнашырга чакыралар

13 октябрьдә 19:00 сәгатьтә Шәрык клубында «СүзДәш» сәхнә теле дәресләре уза. Чарага яхшы сөйләшергә, халык алдында чыгыш ясаудан куркудан котылырга һәм үзен халык алдында тота белергә өйрәнергә теләүчеләр чакырыла. Бу хакта Шәрык клубының телеграм-каналында хәбәр ителә.

Курсларда катнашучылар:

  • Дикциясен һәм артикуляциясен яхшыртачак;
  • Сөйләмен сәнгатьле һәм эмоциональ үстерәчәк;
  • Дөрес суларга һәм тавыш белән идарә итәргә өйрәнәчәк;
  • Импровизация һәм текст белән эшләү техникасын үзләштерәчәк;
  • Халык алдында чыгыш ясаудан куркуны җиңә алачак.

Дәресләрне актер, «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы алып баручысы, нәфис сүз остасы Данис Хисмәтуллин алып бара.

Дәресләр октябрьнең һәр сишәмбесендә 19:00 сәгатьтә үтәчәк.

Яшь чикләве: 18+

news_right_1
news_right_2
news_bot