news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлыларны шәһәр паркларындагы өмәләрдә катнашырга чакыралар

Казанлыларны шәһәр паркларындагы өмәләрдә катнашырга чакыралар
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бу ялларда Казан паркларында өмәләр узачак. Катнашучылар чүп һәм конфетти җыештырачаклар, стендлар, эскәмияләр һәм урналарны юачаклар, шулай ук Комсомол күлен һәм этләр йөртү мәйданчыкларын чистартачаклар. Чараларга шәһәр Парклары һәм скверлары дирекциясе чакыра.

Иң беренче булып шимбә көнне, 20 апрельдә, Балыкчы бакчасында (фонтан янында) өмә башланып китәчәк. Җыен 9.00 сәгатькә билгеләнгән. Бер сәгатьтән активистларны Комсомол күлендәге пляжга төп керү урыны, «Казан» гаилә үзәге янындагы әзер ризык сатучы фургоннар, «Салават Күпере» торак комплексы янындагы парктагы амфитеатр янында көтәләр.

11.00 сәгатьтә Горки-Ометьевск урманында (Спорт базасы янында), Ленин бакчасында (фонтан янында) өмәләр башланачак. 12.00 сәгатьтә – Җиңү паркының төп керү урыны янында, 14.00 сәгатьтә – Тынычлык урамындагы парк сәхнәсе янында.

Икенче көнне, якшәмбе, Урицкий исемендәге паркны чүп-чардан чистартачаклар, башлану вакыты – 11.00 сәгать. 12.00 сәгатьтә – «Ак чәчәкләр» бульвары, 13.30 сәгатьтә – Горький исемендәге парк.

«Бездән барлык кирәкле инвентарь — сездән паркларны чиста итү теләге», – дип белдерделәр дирекциянең телеграм-каналында.

Киләсе өмәләрнең расписаниесе белән Парклар һәм скверлар дирекциясе сайтында танышырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100