news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлыларны “Сабый кәрзине” хәйрия акциясендә катнашырга чакыралар

“Колыбель” социаль йортында катлаулы вазгыятьтә калган балалы аналарга һәм көмәнле хатын-кызларга ярдәм итәләр.

Казанлыларны “Сабый кәрзине” хәйрия акциясендә катнашырга чакыралар
Ильнар Тухбатов

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”). Иртәгә, 16 июньдә, казанлылар “Сабый кәрзине” хәйрия акциясендә катнаша ала. Акча, азык-төлек һәм башка ярдәм “Колыбель” социаль йортына җибәреләчәк. Бу хакта Татарстан митрополиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярдәм 9.00-16.00 сәгатьләрдә Агросәнәгать паркында (Аграр урамы, 2 йорт) адресы буенча җыелачак. Моннан тыш, анда хәйрия ярминкәсендә кул эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк. Сатудан кергән акча “Колыбель”дә яшәүчеләрнең кирәк-яракларына сарыф ителәчәк.

“Колыбель” социаль йорты 2017 елда Казанның Совет районы хакимияте белән Казан епархиясе ярдәмендә Аналарны һәм балаларны яклау үзәге тарафыннан оештырылган.

Приютта 25 хатын-кызга һәм 41 балага ярдәм күрсәтелгән, анда 10 бала туган. Приютта яшәүчеләргә квалификацияле психологик һәм юридик ярдәмнән тыш, рухи һәм матди ярдәм дә күрсәткәннәр.

Приют проекты 2018 елда Президент грантлары фонды ярдәмен алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100