news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлыларны “Үлемсез полк” йөрешенә чакыралар

Катнашучылар 9 май көнне 13.00 сәгатьтә Карл Маркс һәм Толстой урамнары чатында җыела.

(Казан, 1 май, “Татар-информ”). Казанда 9 майда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан елдагыча “Үлемсез полк” йөреше оештырыла. Бу хакта башкала мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел казанлыларга бераз үзгәртелгән маршрут тәкъдим ителә. Катнашучылар 9 май көнне 13.00 сәгатьтә Карл Маркс һәм Толстой урамнары чатында җыела. Аннан колонна,    Карл Маркс урамы буйлап Лобачевский урамыннан чыгып, “Черек күл” паркы яныннан Кремль урамына килә. “Үлемсез полк” йөреше Меңьеллык мәйданында төгәлләнә. Анда катнашучыларны интерактив бәйрәм программасы, “Җырлы Казан” проектының хоры көтә.

“Үлемсез полк” йөрешенә старт 15.00 сәгатькә планлаштырылган. Аны 200 квадрат метрлы зур Җиңү Байрагы әйдәп барачак. Аны “Җиңүчеләр варислары” берлеге халыкара яшьләр хәрәкәте катнашучылары алып бара. “Үлемсез полк” йөрешендә 500 волонтер ярдәм итәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100