news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлыларны кытай, төрек һәм инглиз телләрен бушлай өйрәнү курсларына чакыралар

Дәресләрне шәһәрнең мәхәллә һәм чиркәү якшәмбе мәктәпләрендә тәҗрибәле укытучылар алып барачак.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанлыларны Казан епархиясенең миссионерлык бүлеге каршындагы Изге Иоанн Шанхай һәм Сан-Францисский исемендәге мәдәни-агарту үзәге уздыра торган кытай, төрек һәм инглиз телләренең бушлай курсларына чакыралар. Бу хакта Татарстан митрополиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәресләрне шәһәрнең мәхәллә һәм чиркәү якшәмбе мәктәпләрендә тәҗрибәле укытучылар алып барачак. Һәр тел буенча көненә бер дәрес планлаштырыла. Шулай итеп, инглиз теле сишәмбе, чәршәмбе яки пәнҗешәмбе көнне үзләштерү дәрәҗәсенә карап узачак .

Теге яки бу төркемдә уку өчен, махсус тест узарга тәкъдим ителә. Кытай дәресләренә пәнҗешәмбе яки җомга көннәрендә килергә була, ә төрек курсларының расписаниеләре хәзерге вакытта ачыклана.

Үзәк укучыларны гына түгел, укытучыларны, волонтерлар һәм студентларны да җыя.

8-937-777-66-44 телефоны аша курсларга язылырга һәм мәгълүмат алырга була.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100