Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанлыларны кышкы орнитологик экскурсиядә катнашырга чакырдылар
Якшәмбе, 18 гыйнварда, Казанның Горки-Әмәт урманында дүртенче кышкы орнитологик экскурсия узачак. Катнашучылар нинди кошлар безнең якларда кышларга калуын, кошларга салкын чорны кичерергә ничек ярдәм итәргә һәм аларны ничек дөрес ашатырга икәнен белә алачак. Бу хакта Казан мэриясендә хәбәр иттеләр.
Экскурсияне орнитолог Артур Дегтярев үткәрәчәк. Чарада катнашучылар урманда яшәүче кошлар белән таныша һәм аларны табигый мохиттә күзәтә алачак.
Очрашу 11:00 сәгатьтә башлана. Катнашучылар CUBE контейнер үзәге янында җыелачак. Экскурсиядә катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз