Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанлыларны «Крылья Советов» паркына бию кичәсенә чакыралар
Җомга көнне, 28 августта, 17:00 сәгатьтә «Крылья Советов» паркында «Яшәү яме» дип аталган озак һәм сәламәт яшәү рәвеше проекты кысаларында «Бию мәйданчыгы» дигән чара үткәрелә, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Шәһәр халкын «Зумба голд» юнәлеше буенча күнектерүче Ольга Камынинадан бию остаханәсе көтә. Шулай ук кунаклар өчен ачык һавада кичке кызу һәм ирекле биюләр – дискотека оештырылачак.
Бию мәйданчыгына яшенә һәм әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, барлык теләүчеләр дә кушыла ала.
Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында оештырыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз