news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлыларны кан бирү акциясенә чакыралар

Пәнҗешәмбе, 11 июньдә, Республика кан үзәгендә җәйге кан бирү акциясе узачак. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чара ел саен 14 июньдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кан доноры көненә багышлана.

Чарада 18 яшьтән зуррак, гәүдә авырлыгы 55 килограммнан артык, сәламәтлек күрсәткечләре яхшы булган Казан халкы катнаша ала. Кан тапшыруга рөхсәт бирелә торган критерийларның тулы исемлеге, донорлыкка каршы күрсәтмәләр белән рәсми сайтта танышырга була.

Җәйге кан бирү акциясендә катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.

Донорларны 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Республика кан үзәгендә (Җиңү проспекты, 85) көтәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot